«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Шәһәр көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәмне алып баручылар катнашучыларга туган як тарихы, республиканың формалашуы, заманча дәүләт гербы һәм Татарстанның флагы турында сөйләделәр.

Чара ике дәүләт телендә узды. Яшь талантлар туган якка мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, милли халык уен коралларында уйнадылар. Бәйрәм ахырында Казанга багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International