8 бурычлы оешманың хезмәт хакы буенча бурычларын түләү – чираттагы Координация советының темасы

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминиятләштерү фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан шәһәре, Әгерҗе, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Лениногорск муниципаль районнары территориясендә урнашкан сигез бурычлы оешманың хезмәт хакын түләү, иминият взнослары һәм салым түләү буенча бурычларын түләү сораулары каралды.

Барлык предприятиеләр бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International