23 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова һәм психологы Чулпан Галләмова Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс буенча ярыш үткәрделәр.
Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру һәм республика гражданнары арасында дартс уенын популярлаштыру.
Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар уен кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар.
I урынны яшь социаль хезмәт алучы Илья Обухов, II урынны 75 яшьлек Рәҗәп Шәрипов, III урынны Рафис Самиков яулады. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.
Чарада барлыгы 26 кеше катнашты.