Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр күренекле татар язучыларын каршы ала

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

23 август көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлекләләре, танылган язучылар, журналистлар Ләбиб Лерон белән Алмаз Хәмзин әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге чара «Демография» милли проекты кысаларында интернатта яшәүчеләрнең кәефләрен күтәрү, сәламәт тормышны озайту максатында үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар өчен язучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, җырладылар. Әби-бабайлар исә аларга кушылып җырладылар, хәтта биеделәр дә.

Кичә ахырында исә күренекле кунаклар залда утыручыларга китап-журналлар тараттылар, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International