22 август көнне 1 нче номерлы участок кураторы, Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ләйсән Сөнгатуллина Макыл авылында консультатив көн үткәрде.
Авылда ведомство исәбендә торучы 8 гаилә һәм инвалид бала тәрбияләүче 3 гаилә яши. Белгеч аларга халыкны социаль контракт рәвешендә дәуләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында мәгълумат бирде, шулай ук эш эзләуче әти-әниләргә «Работа в России» порталында теркәлергә ярдәм итте.