23 августта Әгерҗе районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында булдылар. Анда бу көннәрдә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уза.
Тәрбияләнүчеләр төркемен Александр исемле гид каршы алды. Башта ул балаларга компьютерда профессиональ тест үтәргә тәкъдим итте. Аннары балаларга чәчтараш эше, кунакханә һәм ресторан сервисы, пешекче эше, робототехника һәм слесарь эше осталарыннан мастер-класслардан торган экскурсия тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр бөтен дөньядан килгән осталарның эшенә, аларның җитезлегенә сокландылар. Шулай ук экскурсия барышында күңелле аниматорлар барлык теләүчеләрне кызыклы фотосессиягә чакырдылар.
Приютка кайтканда балалар эшче һөнәрләренең нинди кызыклы булырга мөмкинлеге турында фикер алыштылар.