Республикада "Көзге игелек атнасы" акциясе уңаеннан чаралар дәвам итә

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе уңаеннан чираттагы чаралар дәвам итә.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты кунаклар кабул итте. Анда 8 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әниләре белән бергә килде.  Очрашуның максаты - яшь буынны волонтер эшчәнлеккә тарту, өлкәннәргә ярдәм итү. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга кунаклар табын әзерләде, концерт номерлары тәкъдим итте, әбиләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Ә Кукмара районының "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы"нда "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме узды.  Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Ярышлар программасында төрле ярышлар бар иде, аларда катнашучылар җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, шулай ук зирәклек һәм гадәти булмаган команда рухы күрсәтте.

Балалар бик теләп эстафеталарда катнашты, ә җанатарлар яшь спортчыларга көч биреп торды. Катнашучылар спорт турында табышмакларга җавап тапты,  ярыш нәтиҗәләре буенча бию флэшмобында катнаштылар.

Игелекле эшләр эстафетасын Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре дә күтәреп алды.  Шушы көннәрдә анда да игелек акциясе оештырылды.

Чара барышында социаль хезмәткәрләр ялгыз өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар, социаль хезмәт алучыларның торак һәм йорт яны территорияләрен җыештырдылар. Ә Чистайның 10 нчы мәктәбе укучылары белән социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Дуслык юлы балачактан" чарасы оештырды.Анда балалар белгечләр тарафыннан алдан ук ясалган гипс сыннарны буяды, уен-конкурсларда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International