"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү башланды. 2019 елда ул Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында һәм Яр Чаллыда сынау мәйданчыкларында тормышка ашырыла.
Хәзер авыруны караучы хезмәтләре өчен үзләре түли алмаган кешеләргә патронаж каравын тәэмин итү проекты ярдәмен өлешчә дәүләт үз өстенә ала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның июль ахырында кабул ителгән карары нигезендә пилот территорияләрдә "Сиделка" хезмәтен күрсәтү проекты эшли башлый, аны гамәлгә ашыру вакыты 2019 елның 31 декабренә кадәр.
Әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтеннән яки мөмкинлегеннән мәхрүм булган инвалидларның өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган һәм медицина каршылыклары булмаган төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү "Караучы" ("Сиделка") хезмәтен түләүсез, түләүле яки өлешчә түләү белән алу мөмкинлеге барлыкка килде. Өстәвенә, түләү күләме тулысынча өлкән гражданның (инвалид) җан башына уртача кеременә бәйле.
2019 елда бу хезмәт күрсәтүне керемнәре мөрәҗәгать итү датасына 2018 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 2,5 тапкыр күләменә тигез булган гражданнар түләүсез алырга мөмкин, бу 17942 сум 50 тиен тәшкил итә. Әлеге хезмәттән файдалану өчен, әйтик, Чаллы гражданнарына үзләренә яки ышанычлы затларга (законлы вәкилләренә) "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле документлар һәм аларның күчермәләрен тапшырырга кирәк. Гражданнар мәнфәгатьләрендә законлы вәкил булмаган очракта, комплекслы үзәккә башка гражданнар, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр мөрәҗәгать итә ала.
Үзәк документларны карап тикшерәчәк һәм чит кешеләр тәрбиясенә мохтаҗларның яшәү урынына барып, "Сиделка" хезмәте күрсәтү яки бирүдән баш тарту турында карар кабул итәчәк.
Әлеге хезмәт атнага җиде көнгә кадәр, көненә 4тән 12 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк. "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шулай ук аз мобильле гражданнарны караучы туганнарны өй шартларында тернәкләндерү күнекмәләренә һәм ысулларына түләүсез өйрәтәчәкләр.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр авыручыларны гомуми һәм махсус карау кагыйдәләренә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне тикшерү алымнарына, өйдә гигиеник карау алымнарына, туклану һәм ашату кагыйдәләренә, авыру кеше белән аралашу үзенчәлекләренә, реабилитацияләүнең техник чараларын куллануга багышланган.
"Сиделка" хезмәтен күрсәтү буенча пилот проектын тормышка ашыру, шулай ук тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр үткәрү турында тулырак мәгълүматны Яр Чаллы халкына түбәндәге адрес буенча урнашкан "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: М. Җәлил проспекты, 48 йорт.(8552) 71-39-09, (8552) 70-31-03; сайт: http://sobes.tatarstan.ru E-mail: Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru