Яшел Үзән мәшгульлек үзәге пенсия яшенә якынлашучылар һәм эшсезләрне укытуга зур игътибар бирә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Пенсия яшенә якынлашучы эшче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә ООО ПКФ "Полюс хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

Чарада 15 кеше, шул исәптән пенсия яшенә җитүче гражданнар да катнашты. Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендәге хезмәткәрләрнең хокуклары, яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.

Шулай ук  күптән түгел автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" Яшел Үзән филиалы базасында "1С:Предприятие" программасы буенча группа ачылды.

Биредә эшсез саналучы 11 кеше һәм баласына 3 яшь тулганчы декрет ялындагы бер хатын-кыз укый башлады. Ай буе курс тыңлаучылар бухгалтер мәгълүматын эшкәртүне автоматлаштырырга ярдәм итүче "1С:Предприятие" программасы күнекмәләренә өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International