Кичә, "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" волонтерлар акциясе уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 7 кыз өчен шәһәрнең тегү остаханәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге чараның максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм балаларда аларга карата кызыксыну уяту.
Тегү остасы кызларны тегүче һөнәре белән таныштырды. Балалар бу хезмәтнең эштә тырышлык, игътибарлылык һәм пөхтәлек таләп итүен белде. Белгеч тулырак итеп кием-салым ясауның эзлеклелеген күрсәтте, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде.
Психолог сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның коммуникатив үсешенә генә түгел, ә киләчәк һөнәр сайлауда да уңай йогынты ясый.