Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырды. Чарада җиде предприятие катнашты.
«Тандер» АҖ («Магнит» АҖ (филиал), «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Бизнес комфорт» ҖЧҖ, 393 нче балалар бакчасы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һ.б эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 90 вакансия тәкъдим итте: юл-патруль хезмәте хезмәткәре, финанс консультанты, коммерция директоры, товар белгече, өлкән сатучы, сатучы-кассир, сәүдә залында сатучы, кибетче, пешекче, официант, формовщик-кондитер, савыт-саба юучы, маляр, слесарь-сантехник, бина буенча эшче, урам себерүче, җыештыручы һ.б.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, эшче персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.