"Экстремизмга - юк!" айлыгы уңаеннан "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлтелгән яшүсмерләр белән төркемле дәрес уздырды.
Белгечләр "Терроризм - җәмгыятькә янау" темасына мини-лекция белән чыгыш ясады. Балаларга шулай ук "Бесланда һәлак булганнар истәлеге" дигән видеоролик күрсәтелде. Яшүсмерләр террористик һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә каршылык күрсәтү темасына оештырылган дискуссиядә актив катнашты.
Очрашу ахырында балаларга терроризм куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды. Оештыручылар мондый чаралар яшүсмерләрдә тормышка карашларын дөрес формалаштыруда ярдәм итә, дип ышана.