Казанда "Актив озын гомер" товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

24-28 сентябрьдә Татарстан башкаласында өлкән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе узачак. 2018 елда әлеге чарага Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңгә якын кунак килгән иде.

"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узачак чарада 50дән артык компания катнаша, алар арасында Татарстан Республикасының медицина оешмалары һәм ведомстволары, халыкны социаль яклау органнары, табигый продуктлар нигезендә медицина препаратларын җитештерүчеләр, халык кулланышы товарларының киң спектрын җитештерүчеләр, ял итү, мәдәни һәм белем бирү үзәкләре бар.

"Актив озын гомер" күргәзмәсенә килүчеләр мәшгульлек һәм пенсия фонды белгечләре, юристлары белән хезмәт, пенсия законнары мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр алачак Күргәзмәнең тематик бүлекләре төрледән-төрле.

Моннан тыш, "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 24 һәм 25 сентябрьдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Килүчеләр игътибарына компьютер базасындагы 17 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. 

Ярминкәгә килүчеләрнең эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук социаль яклау белгечләре дә консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.

Ярминкә эшендә шәһәрнең 30 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашачак.

Вакансияләр ярминкәсенең эш вакыты: 9.00-18.00 сәгатькә кадәр (Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 йорт, 3 нче павильон).

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International