Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 135 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 17 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән, анда 18 нче сентябрьгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 376, 861, 251 һәм 57 эшсез кеше исәптә тора.