Финанс чаралары һәм банк кредиты алу мөмкинлеге булмаган очракта да, үз эшеңне башларга мөмкин. Бу мәсьәләдә дәүләт тарафыннан да ярдәм килергә мөмкин: халыкның үзмәшгульлеге буенча хөкүмәт программасы инде беренче ел гына тормышка ашырылмый һәм аеруча актуальләште. Программа кысаларында, матди ярдәм төрләре дә, матди булмаганнарына да, һәркем исәп тота ала торганнары да карала.
Матди булмаган ярдәмгә: эшмәкәрлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында мәгълүмат бирү; үз эшеңне булдыру өлкәсендә белгечләрнең консультацияләре;бизнесны оештыру һәм алып бару сәләтенә ия булу-булмауга тест үткәрү; эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү;бизнес-планнар төзү буенча консультация бирү һ. б. керә.
Агымдагы елда үз эшен оештыруга дәүләт ярдәме 117,6 мең сум тәшкил итте.
Эш белән тәэмин итү үзәгендә бизнес-планнарны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта барлыгы 3 бизнес-план каралды. Әмма, шуларның берсе генә хуплау алды.