18 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы инвалиды Гәрәев Нәгыймулла Гәрәй улына 103 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Әфләтунова, шәһәр һәм районның ветераннар Советы рәисе В.Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе К. Гыйматдинова килде.
Нәгыймулла Гәрәев 1916 елның 18 сентябрендә Әлмәт районы Колшәрип авылында туа.
Нәгыймулла Колшәрип мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армиягә, шуннан 1941 елда сугышка алына. Сугышта рота снайперы була.
Солдат 1944 елда демобилизацияләнә. Фронттан кайткач, яшь солдатны хәрби комиссариатка алалар һәм Казанга укырга җибәрәләр. Нәгыймулла үзенең хезмәттәше Димиев белән хәрби хезмәткә чакырылучыларны укыта.
1946 елдан 1949 елга кадәр Гәрәев төзелеш бригадасында эшли, Әлмәт шәһәрен төзүдә катнаша. Нәгыймулла Гәрәй улы туган колхозына кайта - "Знамя" колхозында башта бригадир, аннан соң рәис булып эшли.
Кошчылык фабрикасында склад мөдире булып эшли, намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты ала. Анда күп еллар эшләгәннән соң лаеклы ялга китә.
Нәгыймулла Гәрәй улы хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.