Югары Ослан районы үзәк сырхауханәсе базасында “Демография” милли проектының “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме” федераль проектын тормышка ашыру максатыннан “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Мөхәммәтҗанова булачак әниләр өчен “Аистенок” клубы дәресе үткәрде.
Дәрескә республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Бажа Җәбраилова чакырылган иде, ул йөкле хатын-кызларга беренче яки икенче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүләр һәм балалары булган гаиләләргә ай саен бирелүче түләүләр турында аңлатты.
Очрашу дустанә шартларда узды. Дәрес барышында йөкле хатын-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга тулы җаваплар алдылар. Чарада катнашучыларга “2019 елда беренче бала туганда түләүләр” дигән мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде.