2019 елның 18 сентябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 008 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 8 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 758 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 809 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 681 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 626 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 52 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.