Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә кадр хезмәткәрләре белән очрашу узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Эш бирүчеләрнең мәшгульлек хезмәте органнары белән хезмәттәшлеге сыйфатын яхшырту максатыннан,17 сентябрьдә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәр һәм район учреждениеләре һәм предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында “Кадрлар мәктәбе” дигән чираттагы дәрес узды.

Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелде. Чара кысаларында өстәмә сораулар каралды.

Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар шәһәр һәм район оешмалары белән оптималь хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итә. Чарада барлыгы 7 оешма вәкиле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International