20 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия яшенә якынлашучы һәм пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем өчен вакансияләр ярминкәсе уткәрелде.
Ярминкәдә 17 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: пешекче, җыештыручы, слесарь-ремонтчы, токарь, машина йөртүче, контролер, дворник, гардеробчы, балта остасы һәм башкалар.
Әлеге чарада 105 кеше булды. 17 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 11 кеше үзенең һөнәри ориентациясен психолог-профконсультантта билгеләүгә тест үтте.