Наркоманияне башлангыч кисәтү, социаль программалар конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 20 сентябре, җомга

20 сентябрьдә наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендәге укыту семинары кысаларында Татарстан Республикасы халыкны социаль тәэмин итү оешмалары белгечләре өчен наркоманияне беренчел профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм уңай мәнфәгатьләрне формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбәрәкшин бүләкләде.

Бәйге ике этапта үткәрелде. 2019 елда республиканың 50 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән 57 гариза килгән, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк.

Программаларны рейтинглы бәяләү нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International