12-13 сентябрьдә Лениногорск политехник колледжы базасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында "Абилимпикс" V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды. Ул “Экономика һәм бухгалтерлык учеты” номинациясе буенча үтте.
Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында һөнәри осталык конкурсы беренче мәртәбә Япониядә 1972 елда үткәрелгән. Бүгенге көндә “Абилимпикс” халыкара федерация составына 46 ил керә. Россия Федерациясе 2014 елда шулай ук монда кушылды. Абилимпикс ул – берничә көнлек чара гына түгел, ә зур бер хәрәкәт, мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә торган халыкара оешма.
Мөмкинлекләр олимпиадасы, “абилимпикс” сүзенең турыдан-туры тәрҗемәсе шулай яңгырый, Түбән Кама, Яр Чаллы, Нурлат, Актаныш, Лениногорскидан командалар җыйды.
Һөнәри ярышлар өч яшь категориясе буенча үтте: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр. Белгечләр арасында катнашучы III группа инвалид Веретенникова Мария Владимировна региональ этапта I урынны алды.
Казанда 20 сентябрьдә һөнәри осталык чемпионатының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр. Җиңүчеләр республика данын 20-22 ноябрьдә Мәскәүдә узачак милли чемпионатта яклаячак.