Инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләр булдыру, социаль сәясәт юнәлеше буларак, белем һәм эш алу мөмкинлеге белән генә түгел, ә мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле рәвешләрен тәэмин итүгә дә бәйле. Әлеге эшчәнлек шәхеснең социальләшүен инвалидларның социаль активлыгын оптимальләштерүнең мөһим ресурсларыннан берсе булып тора.
"Альпари" хәйрия фонды белән тыгыз эшләү нәтиҗәсендә Биектау муниципаль районында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 40 тан артык инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен ялны сыйфатлы итеп оештырды. Алар "Галәм балалары" фәнни-фантастик шоу-спектаклен карады. Шоу гепройлары балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады.