24-25 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» күргәзмәсе уңаеннан Казанның мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Килүчеләр игътибарына мәгълүмат базасында, Казан шәһәре предприятиеләре буенча тупланган вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә эшендә төрле милек формасындагы 50 предприятие катнаша: «Метроэлектротранс» МУП, «Водоканал» МУП, «Бәхетле-1» ҖЧҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Казан Кремле «Музей-тыюлыгы» ДБУ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һ. б.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ярминкәгә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, тәкъдим ителгән вакансияләр белән эшләү шартларын җентекләп белә, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантиясе, укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр ала, һөнәри юнәлеш бирүче тест уза, кызыксындырган вакансияләр булган компьютер басмасын ала алачаклар. Тематик басмалар вакансияләр турында мәгълүмат белән газеталарны бушлай тәкъдим итәчәк.
Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.