Яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе турында ата-аналар җыелышында фикер алышалар

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева 14нче татар гимназиясенең 9нчы сыйныф укучыларының ата-аналары алдында чыгыш ясады.  Ата-аналар җыелышында яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре каралды: һөнәр сайлауга дөрес якын килү, кирәкле һөнәрләр базары, шәһәрнең уку йортлары.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары балаларның һөнәри эшчәнлеген сайлау турында кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлегенә ия булды. Һәр ата-ана “Һөнәр сайлау” дигән белешмәлек алды. Җыелышта барлыгы 55 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International