Нәрсә сайларга һәм кем булырга: "Кайгырту" үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче дәрес

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

18нче сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәшгульлек үзәге белгече балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, төркемле дәрес үткәрде. 14–18 яшьлек яшүсмерләр хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә мәнфәгатьләрен, үз мөмкинлекләрен һәм теләкләрен ачыкладылар.

Һөнәр сайлау – ул һәр кешенең олы тормышын билгели торган адым. Киләчәктә хезмәт базарында нинди һөнәр сайларга һәм ничек ихтыяҗлы булырга?  Яшүсмергә бу сорауларга җавап бирү кыен, чөнки ул һөнәрләр дөньясы белән таныш түгел һәм әле бер генә тапкыр да эшләмәгән. Һөнәр сайлауны аңлы гына түгел, объектив та итә.

Дәрес барышында һөнәрләр һәм якын киләчәктә аларга ихтыяҗ турында сөйләүче видео каралды. 16 балигъ булмаган кыз һәм егет үз мәнфәгатьләренә туры китереп һөнәри сайлауны өйрәде.

Һөнәр сайлау – җаваплы бурыч, аны бер мизгелдә генә хәл итеп булмый. Үз тормышыңда нәрсә белән шөгыльләнүне сайлау өчен үзеңә читтән карарга, көчле һәм көчсез якларны күрергә, үз сәләтеңне билгеләргә кирәк. Дәрес вакытында яшүсмерләр үз-үзләренә колак салырга, сорашырга, кызыксынырга өйрәнделәр.

Бу ачык дискуссия балаларда җаваплыкны арттырырга ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International