20 сентябрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Дәүләт автоинспекциясенә хезмәткәрләр җыю мәсьәләсе буенча очрашу булды.
Ай саен тотрыклы керем, бушлай югары юридик белем алу мөмкинлеге, карьера үсеше, өстәмә отпуск, торак бирү һәм Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында хезмәт күрсәтүнең башка өстенлекләре очрашу барышында тәкъдим ителде. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәре кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кызыксынган гражданнар әңгәмәгә чакырылды.
Хезмәткәрләрне җыю эше Әлмәт шәһәренең полиция бүлегенә дәвам итә. Өстәмә мәгълүматны “Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү” үзәгендә телефон аша алырга мөмкин: 8(8553)32-34-95 шулай ук эш бирүчедә 8-987-181-10-07 яисә Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 220 йорт, 5нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә.