24-28 сентябрьдә Татарстан башкаласында өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе узачак. 2018 елда әлеге чарага Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңгә якын кунак килгән иде.
"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узачак күргәзмәдә 50дән артык компания катнаша, алар арасында Татарстан Республикасының медицина оешмалары һәм ведомстволары, халыкны социаль яклау органнары, табигый продуктлар нигезендә медицина препаратларын җитештерүчеләр һәм китереп торучылар, халык кулланышы товарларының киң спектрын җитештерүчеләр, ял итү, мәдәни һәм белем бирү үзәкләре.
"Актив озын гомер" күргәзмәсенә килүчеләр эш белән тәэмин итү хезмәте һәм пенсия фонды белгечләре, юристлары белән хезмәт һәм пенсия законнары мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр алачак.
Моннан тыш, "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 24 һәм 25 сентябрьдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Килүчеләр игътибарына компьютер базасындагы 17 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Теләге булган кешеләр үзләрен кызыксындырган вакансияләр белән компьютер басмасын, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте турында белешмәлекләр, тематик басмалар ала алалар.
Ярминкәгә килүчеләрнең эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук социаль яклау белгечләре дә консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.
Ярминкә эшендә шәһәрнең 30 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашачак.
Вакансияләр ярминкәсенең эш вакыты: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 йорт, 3 нче павильон).
"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.