23 сентябрь көнне Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үзмәшгульлек буенча чираттагы бизнес-дәрес узды. Чарада бала карау буенча ялдагы хатын-кызлар катнашты.
Чараның максаты - яшь хатын-кызларга үз эшләрен ачу, аларның потенциалын мәшгульлек мәсьәләсен хәл итүдә күрсәтү. Исегезгә төшерәбез, мондый дәресләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан кече эшмәкәрлек субъектларын теркәгәндә гражданнарга консультация һәм финанс ярдәме күрсәтү чаралары кысаларында оештырылды.
Чарада барлыгы 8 кеше катнашты.