Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм-юк!" айлыгы кысаларында Светлана Жарова җитәкчелегендә 8 нче урта мәктәпнең “Бал кортлары” тимурчылар отряды "Без тынычлык өчен!" дигән чара үткәрде.
Чараның максаты: патриотизм хисләрен үстерү, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне, буыннар бәйләнешен булдыру.
Светлана Журова социаль хезмәт алучыларны сәламләп, 3 "а" сыйныф укучыларының тимурчылар отряды эшчәнлеге белән таныштырды һәм терроризм, экстремизмга каршы айлыкта катнашуларын билгеләп үтте.
Тимурчылар тынычлык, дуслык, игелек, һәрбер кешене хөрмәт итү турында шигырьләр сөйләде. Җир өстендә тыныч күк йөзе һәм бәхетле балачак булуын теләделәр. Социаль хезмәт алучыларны традицион булмаган рәсем техникасы ярдәмендә тынычлык өчен үз теләктәшлеген белдерергә чакырдылар.Кайбер катнашучылар үз кулларын төшереп, “Тынычлык» күгәрченнәрен кисеп, күмәк рәсемгә ябыштырдылар.
Чарада 30 кеше катнашты.