19 сентябрь көнне Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Анда оешма һәм предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Барлыгы 400 дән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең стендларында Казан шәһәренең Мәскәү районы предприятияләреннән 1215 вакансияләр куелган.
Эш бирүчеләргә һәм дәгъва итүчеләргә реклам-мәгълүмати материаллар рәвешендә буклетлар, брошюра һәм белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Вакатлы эш урыннары ярминкәсенә 215 граждан килде, шуларның 59-ы хатын-кызлар. Сөйләшү нәтиҗәсендә, эш бирүчеләр гражданнарга эш юнәлешләре буенча 17 гражданга, шул исәптән 9 хатын-кызга вакатлы эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе вәкилләре гражданнарга "Һөнәри керемгә салым"дигән махсус салым режимын куллану, РФ Пенсия фондының Мәскәү районы буенча пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүматлар бирде.
Ярминкәдә катнашучы эш бирүчеләр өчен мәгълүматлар җиткерелде.