ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә инвалидларга ярдәм итү технологиясе - Монтессори педагогикасы кулланыла. Бу аерым алымнар,  алар индивидуаль үсеш тизлеген һәм баланың сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәнфәгатьләрен исәпкә ала.

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә.

"Минем һөнәрем – минем карьерам" эшче һөнәр, инженер белгечлекләрен популярлаштыру һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барлык һөнәрләр дә мөһим", дигән чара оештырды.

Бүген 27 сентябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр кунакта булды.

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңү яулады. «Здоровяк» клубы «Спорт» номинациясендә грант ярдәме алды.

Терроризм һәм экстремизмга каршы тору айлыгы уңаеннан Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Куркынычсызлык иле" дип исемләнгән танып-белү уен-сәяхәт узды.

26 сентябрьдә  Алабуга районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә   Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, "Изгелек планетасы”  инвалид балалар җәмгыяте белән берлектә “Сәламәт милләт” дигән темага зур чара үткәрелде.

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә уңаеннан "Алтын көз" һәм "Безнең төбәк осталары" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алабуга картлар  һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Светлана Исмәгыйлева оештырган "100 игелекле эш" программасы "Буыннар диалогы" номинациясендә беренче урынны алды.

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 25 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Алтын көз" республика социаль программалар конкурсы һәм "Безнең төбәк осталары" республика конкурс - фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләү узды.

"Экстремизмга- юк!" айлыгы кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы сентябрь көнне балалар өчен "Спортка-әйе, терроризмга - юк!" дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International