Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә"Энергетик" мәдәният сараеннан Краснов исемендәге ветераннар халык хоры килде.
Сәнәгатьтә травма очракларын киметү өчен хезмәт куркынычсызлыгы белән идарә системасын стратегик рәвештә үстерү. Зәйдә хезмәт куркынычсызлыгына багышланган республика семинарында шуның турында сөйләштеләр.
Балигъ булмаганнар арасында бәйлелекне кисәтү буенча эш уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова "Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы" темасына ата-аналар җыелышы үткәрде. Чарада 183 ата-ана катнашты.
24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган күргәзмә уңаеннан шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, шул исәптән өлкән буын гражданнары өчен дә.
Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә инвалидларга ярдәм итү технологиясе - Монтессори педагогикасы кулланыла. Бу аерым алымнар, алар индивидуаль үсеш тизлеген һәм баланың сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәнфәгатьләрен исәпкә ала.
Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә.
"Минем һөнәрем – минем карьерам" эшче һөнәр, инженер белгечлекләрен популярлаштыру һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барлык һөнәрләр дә мөһим", дигән чара оештырды.
Бүген 27 сентябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр кунакта булды.
Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңү яулады. «Здоровяк» клубы «Спорт» номинациясендә грант ярдәме алды.
Терроризм һәм экстремизмга каршы тору айлыгы уңаеннан Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Куркынычсызлык иле" дип исемләнгән танып-белү уен-сәяхәт узды.