26 сентябрьдә Алабуга районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, "Изгелек планетасы” инвалид балалар җәмгыяте белән берлектә “Сәламәт милләт” дигән темага зур чара үткәрелде.
Бу чараның максаты сәламәтлекләре чиклен кешеләрнең тормыш активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.
Чарада катнашучыларны күңелле музыка белән каршы алдылар. Шуннан соң спорт уеннары башланып китте. Балалар һәм килгән кунаклар чарадан бик кәнагать калды, чара күңелле позитив эмоцияләр белән тәмамланды.
Чара ахырында күмәкләп фотога төштеләр.