Терроризмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә уен-сәяхәт узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Терроризм һәм экстремизмга каршы тору айлыгы уңаеннан Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Куркынычсызлык иле" дип исемләнгән танып-белү уен-сәяхәт узды.

Чараның максаты шәхси куркынычсызлык нигезләрен, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Уен берничә этаптан торды: "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Куркынычсызлык" кроссворды карарлары, "Дөрес эшлә" тесты, ситуацияне җиңеп чыгу, каршылыклар полосасын узу, "Терроризмга – юк!" иҗади этап. Командаларның хәрәкәт итү маршруты юл битләрендә күрсәтелгән иде, алар капитаннарга уен башында бирелде.

Чарада 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Күбрәк балл җыйган команда "Батырлык өчен" грамоталары һәм значоклары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International