Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә.
Белгеч Юлия Иванова учреждениедә гамәлгә ашырыла торган "Интернет – долголетие" программасы кысаларында шәхси компьютер белән ышанычлы рәвештә эш итәргә, текст документларын булдырырга һәм форматларга, аларны компьютер хәтеренә саклап калырга, тышкы хәтер җайланмалары һәм электрон почта белән эшләргә, интернетта кирәкле мәгълүматны тиз табарга һәм компьютерның каты дискында сакларга өйрәтә.
Танышу иң гади әйберләрдән, терминнардан, сүзләрдән һәм гамәлләрдән башлана.