Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты республика конкурсында җиңү яулады

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә уңаеннан "Алтын көз" һәм "Безнең төбәк осталары" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алабуга картлар  һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Светлана Исмәгыйлева оештырган "100 игелекле эш" программасы "Буыннар диалогы" номинациясендә беренче урынны алды.

Интернат-йортта яшәүче Анатолий Пименов "Безнең төбәк осталары" конкурсында "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә өченче урын яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International