Бүген 27 сентябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр кунакта булды.
Әлеге чара "Демография" милли проекты уңаеннан интернатта яшәүчеләрнең кәефләрен күтәрү, сәламәт тормышны озайту максатында үткәрелде.
Өлкәннәр көне алдыннан социаль хезмәт алучылар өчен алар бик матур концерт куйды, шигырь сөйләде, җырладылар. Шулай ук әби-бабайларга үзләре пешергән бик тәмле пироглар алып килделәр.