"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Экстремизмга- юк!" айлыгы кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы сентябрь көнне балалар өчен "Спортка-әйе, терроризмга - юк!" дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы оештырылды.

Балалар янына кунакка чын дуслар,күңелле клоуннар - Пулька һәм Дулька килде.  Балалар кунакларны шатланып каршы алды һәм тиз арада алар белән дуслаштылар. Барысы бергә рәхәтләнеп ярышты, уйнады, биеде, җырладылар һәм шаярттылар. Очрашуда күңел ачу һәм бәхет атмосферасы хөкем сөрде.

Бәйрәм ахырында клоуннар үзләренең нәни дусларына кабат әйләнеп кайтырга сүз бирде һәм аларга аяз күк йөзе һәм тату тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International