Өлкәннәр декадасы уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Әби базы" дигән акция уздырды.
Акциядә 12 социаль хезмәткәр катнашты, үзләренең карамагындагы 63 кешегә кышка яшелчә һәм җиләк-җимешләрне консервацияләүдә ярдәм иттеләр. Бергә яшелчәләрне кышка әзерләгәндә, консервацияләүнең тәмле рецептлары белән уртаклаштылар. Шулай итеп, "Әби базы"ның кышкы запасы яшелчә һәм җиләк-җимеш салынган банкалар белән тулыланды.
Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәткәрләргә игътибарлы булулары һәм аларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.