7 октябрьдә Казан Хезмәт сараеның зур залында Татарстан профсоюз активы республика Хөкүмәте белән очрашты. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Очрашуны Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе координаторы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева алып барды.
Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең сәламләү сүзендә социаль партнерлык кысаларында ТР Профсоюзлар федерациясе белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде, республикада социаль дөньяны ныгыту өчен профсоюзлар эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.
Очрашуда оешманың ликвидацияләнүе аркасында эшшҗән азат ителгәннәргә хезмәт хакы түләү, урта махсус уку йортлары һәм көллият студентлары стипендияләре, эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмә түләүләр һ. б. мәсьәләләр каралды.
Фото авторы: Артем Барабанов