«Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләү һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү системасында юнәлеш бирү курслары» темасына түгәрәк өстәлдә катнашучылар хезмәт мигрантлары өчен курсларны тыңлады һәм РФ законнарын, хокукларны һәм бурычларын, кабул итүче җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту культурасын белүгә анкета сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган түгәрәк өстәлнең инициаторы булып «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерциячел булмаган оешма чыкты.
Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Казан югары уку йортлары хезмәткәрләре һәм диаспора вәкилләре мигрантларның социаль адаптациясе мәсьәләләре һәм бу процесста кереш юнәлеш бирү курсларының роле турында фикер алышты. Хезмәт мигрантлары өчен юнәлеш бирү курслары Татарстан Хезмәт министрлыгы заказы буенча 2015 елдан бирле үткәрелә. Операторы - «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган оешмасы. Курслар чит ил гражданнарын кабул итүче җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту хокуклары һәм бурычлары, нормалары һәм культурасы, экстремизмны профилактикалау, социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау кагыйдәләре, шулай ук республикада дәүләт хезмәтләре системасы һәм хезмәт базары турында мәгълүмат бирүгә кыскача инструктаждан гыйбарәт.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев һ.б. катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 сентябренә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар арасыннан 211 507 кеше миграция исәбенә куелган. Татарстан территориясендә даими һәм вакытлыча 22 меңнән артык чит ил хезмәткәре яши, шул исәптән вакытлыча яшәүгә рөхсәт буенча 9 мең кеше, 12 меңнән артык кеше - яшәүгә рөхсәт буенча. 24 264 патент һәм 667 эшкә рөхсәт язуы рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, кайбер белгечләр өчен, закон нигезендә, патент яки эшкә рөхсәт таләп ителми.
Республикада чит илләрдә яшәүче ватандашларны күчерү программасы актив тормышка ашырыла. 2018 елда 430 ватандаштан күчерүгә гаризалар килештерелгән. Алар белән бергә Татарстанга 773 гаилә әгъзасы килгән.
Әлеге статистика Татарстанның миграция-җәлеп итүчән төбәк булуын күрсәтә. Актуаль норматив-хокукый база булу, конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә даими анализ һәм контроль булу әлеге өлкәдә мөһим аспект булып тора.
Соңгы елларда Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен күп эшләр башкарылды. 2015 елдан башлап Россиядә эшкә хокук алырга теләгән чит ил гражданнары өчен ил территориясендә яшәүгә рөхсәт яки вакытлыча яшәү мөмкинлеге алырга теләгән чит ил гражданнары өчен рус теле, Россия тарихы, Россия законнары нигезләре буенча мәҗбүри имтихан кертелде. Бу чаралар, Сәрия Сабурская фикеренчә, легаль булмаган миграция проблемасын хәл итәргә ярдәм итә, димәк, миграция процессларының сыйфатлы үзгәрүенә китерә.
Хезмәт мигрантларын нәтиҗәле адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен күрелә торган чаралар, шулай ук инвестицияләр кеше капиталы, ул илгә икътисади файда китерәчәк.
Фото чыганагы: "Яңа гасыр" АКБО матбугат хезмәте