8 нче октябрьдә Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр катнашында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү турында семинар үткәрде.
Семинар барышында инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны булдырмау турында сораулар каралды һәм эш бирүчеләргә билгеләнгән квоталарны үтәү буенча белешмәлекләр өләшенде. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л. Мөхлисуллина катнашучыларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында сөйләде.