ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 нчы октябрь көнне "Өмет яры" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Максимум" мәктәп үзидарәсе советы һәм 1 нче урта мәктәпнең тискәре күренешләрне кисәтү отряды катнашучылары белән берлектә "Саулык" социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәрне котлады.

Әгерҗе "Наз" приютының "Осталар остаханәсе" түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр агач материалдан кул эшләнмәләре  ясарга гына түгел,  шунда ук тумбочка, урындыклар, парталарны ремонтларга өйрәнә.

Үсешендә үзенчәлекләре булган баланы тәрбияләүдә һәм укытуда гаилә аерым роль уйный. Ата-аналар - аның беренче тәрбиячеләре, чөнки нәкъ менә алардан бала әйләнә-тирә, дөнья турында беренче күзаллаулар, төрле осталыкка һәм күнекмәләргә өйрәнә. Методик киңәшләр ата-аналарга баласын яхшырак аңларга, аның белән аралашуны төзергә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тулырак җайлашырга ярдәм итәргә булышачак.

Өлкәннәр декадасы тәмамлана, әмма олы буын вәкилләренә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт төгәлләнергә тиеш түгел.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанның 28 предприятиесендәге 1746 дан артык хезмәткәр быел үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлегенә ия булды, шуларның 634е уку узды һәм мәшгульлен саклап калды. Ел ахырына кадәр проект кысаларында барлыгы 3 776 кеше укыр дип көтелә. Болар барысы да республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының состав өлеше булган «Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру» ярдәмче программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә гамәлгә керде.

9 октябрь көнне Эшче һөнәрләр елы hәм Бөтендөнья почта көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар hәм яшүсмерләр тернәкләнү үзәгендә hөнәри юнәлеш бирүче  дәрес үткәрелде.

8 нче октябрь көнне «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Менделеевск районы үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе бүлегендә «Сәламәт ана - сәламәт бала» дигән профилактик акция уздырды.

8 октябрьдә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Очрашуга өлкән яшьтәге гражданнар һәм хакимият органнары, төрле ведомство, оешма һәм предприятиеләр вәкилләре чакырылган иде.

8 нче октябрь көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шашка, шахмат һәм дартс буенча ярышлар узды.  Анда 18 кеше катнашты.

8 нче октябрьдә «Минем һөнәрем - минем киләчәк» һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Сарман районы мәшгульлек үзәге белгечләре «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» һәм «Сарман гимназиясе» укучылары өчен «Сарман почта элемтәсе бүлеге», «Минераль су заводы», Янгын часте буенча экскурсия оештырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International