Язу күнекмәләре бала чакта ук формалаша, ә инде язуга ныклап торып өйрәнү һәм матур итеп яза алу, ул бала үскән саен озак вакытлар аралыгында формалашып бетә. Шул уңайдан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияче Надежда Шишкина җитәкчелегендә 5-8 яшьлек балалар өчен “Акыллы бармаклар” исемле яңа программа гамәлгә ашырыла.
Атнага 2 тапкыр 20-25 минут дәвамында уздырыла торган дәрестә балалар шөгыльләнә. Аларда игътибар, хәтер, сөйләм һәм фикерләү, мөстәкыйльлек сәләтләре формалаша. Бу программага берничә коррекцион –үстерү материаллар да керә: методик пособиеләрне төшереп алу өчен төп рәсемнәр һәм күрсәтмәлекләр “Тылсымлы йөртү һәм төшерү”, “Лабиринт кына түгел”3 төрдә күнегүләр, “Баш миенә гимнастика” күнегүләр комплексы. 8 нче октябрь көнне 1 нче сыйныфның 6 укучысы “Тылсымлы йөртү һәм төшерү” белән шөгыльләнде.