Казанда кибатлетика буенча беренчелек узачак

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә Татарстан башкаласында "Сәламәтлек индустриясе. Казан" 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында кибатлетика буенча "Казан-2019" ачык беренчелеге узачак. Әлеге ярышлар "Кибатлетика яңа мөмкинлекләр ача" проекты кысаларында үткәрелә, ул Россиянең кайбер шәһәрләрендә Президент грантлары конкурсы лауреаты – "Кибатлетика" тернәкләндерү техник чараларын эшләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ярышлар дисциплиналарда узачак: кул протезлары, бот протезлары, балтыр протезлары, электр коляскалары. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр төрле көнкүреш хәлләре имитаторларыннан торган трассаларда көч сынашачак.

Ярышлар 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр уза. Стартлар арасындагы тәнәфесләрдә Казанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Кибатлетика турында тулырак сайтта  http://кибатлетика.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International