Өлкәннәр ункөнлеге тәмамлана, ә игелекле эшләр кала

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы тәмамлана, әмма олы буын вәкилләренә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт төгәлләнергә тиеш түгел.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы уңаеннан 8 октябрьдә туган якны өйрәнү музее волонтерлары белән очрашу булып узды. Хезмәткәрләр өлкәннәр белән курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Шул ук көнне интернат-йорт «Маска» театр артистларын кабул итте. Балалар «Курочка Ряба на новый лад» спектаклен күрсәттеләр. Ә «Киносеть» «Старики-разбойники»  фильмын  күрсәтте.

9 октябрьдә социаль хезмәт алучыларны район мәдәният йортында бәйрәм концерты һәм чәй табынына чакырдылар.

Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы Баулы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны  «Безгә хатирәләр белән яшәргә иртә!» дигән концерт программасы белән сөендерде. Шулай ук Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Станислав Тимофеев һәм вәкилләр дә бәйрәм белән котларга килгән иде.

Максат: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын өстәмә җәлеп итү, өлкәннәрдә позитив, бәйрәм кәефе тудыру.

Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Өйгә килгән игелек” социаль технологиясе кысаларында “Чиста ишегалды” һәм “Чисталык - сәламәтлек нигезе” акциясе үткәрде. Акция кысаларында социаль хезмәт алучыларның йорт, фатир һәм йорт тирәләрен җыештыруда ярдәм иттеләр. Мондый акцияләр өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 4 нче гомум белем бирү урта мәктәп укучылары өлкән буын социаль хезмәт алучыларына “Чын күңелдән!” дигән концерт программасы тәкъдим итте.

Концерт программасында 50 укучы катнашты. 3-6 сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Шәфыйкова, музыка укытучысы Илһамия Кәримова җитәкчелегендә дулкынландыргыч шигырьләр, җырлар аша, әби-бабайларга рәхмәт һәм тирән хөрмәт сүзләре җиткерделәр. Алар башкаруында илебез композиторларының соло һәм хор әсәрләре, халык җырлары яжгырады.

Резедә Хәйретдинова җитәкчелегендәге "Мизгел" хореография ансамбле татар көйләренә  башкарган дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Балаларның иҗади программасы тамашачылар күңеленә хуш килде. Социаль хезмәт алучылар яшь артистларның чыгышларын хуплап, зур канәгатләнү белән аларны көчле алкышларга күмделәр.

Бу чара күңелле һәм истә калырлык атмосферада узды. Чарада 39 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International