“Яңарыш”та тәрбияләнүчеләр үзләрен хат ташучы профессиясендә сыный

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

9 октябрь көнне Эшче һөнәрләр елы hәм Бөтендөнья почта көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар hәм яшүсмерләр тернәкләнү үзәгендә hөнәри юнәлеш бирүче  дәрес үткәрелде.

Максат - хат ташучы һөнәре hәм почта хезмәте турында кузаллауларны формалаштыру  аша балаларда кызыксынучанлыкны үстерү.

Дәрес барышында балалар хат язу тарихы, төрле заманнарда хатларның төрләре, транспортировка ысуллары турында белделәр, корреспонденцияне төркемләп карадылар hәм үзләрен кирәкле адресатка хат илтүдә сынадылар.

Мондый төрдәге дәресләр мөмкинлекләре чикле балаларның танып белү сәләтен устурүдә зур әhәмияткә ия, хәтер hәм игьтибарны үстерә, шулай ук киләчәк hөнәрне сайларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International