8 нче октябрьдә «Минем һөнәрем - минем киләчәк» һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Сарман районы мәшгульлек үзәге белгечләре «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» һәм «Сарман гимназиясе» укучылары өчен «Сарман почта элемтәсе бүлеге», «Минераль су заводы», Янгын часте буенча экскурсия оештырдылар.
Әлеге чараның максаты – психологик үзенчәлекләр һәм мөмкинлекләрне, шулай ук җәмгыять ихтыяҗларын исәпкә алып, һөнәр сайлауда балигъ булмаган балаларга ярдәм итү. Экскурсия вакытында укучылар эш шартлары һәм төрле һөнәрләрнең нечкәлекләре белән танышты.
Арча «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булды. Анда караул башлыгы Рөcтәм Салихов янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп, аңлатып узды. Балалар үз күзләре белән махсус киемнәрне, җиһазларны һәм техникаларны күрде. Киемнәрне кигән малайлар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр кебек хис итә алды. Монда балаларны янгын сүндерүчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар. Шулай ук, Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу тарихы белән таныштылар. Йомгак ясап балаларга фильм күрсәттеләр.
Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева сүзләре буенча, мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.