Үсешендә үзенчәлекләре булган баланы тәрбияләүдә һәм укытуда гаилә аерым роль уйный. Ата-аналар - аның беренче тәрбиячеләре, чөнки нәкъ менә алардан бала әйләнә-тирә, дөнья турында беренче күзаллаулар, төрле осталыкка һәм күнекмәләргә өйрәнә. Методик киңәшләр ата-аналарга баласын яхшырак аңларга, аның белән аралашуны төзергә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тулырак җайлашырга ярдәм итәргә булышачак.
Шушы максаттан 9 нчы октябрь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар җыелышы узды, анда 22 ата-ана катнашты.
ЮХИДИның пропаганда бүлеге өлкән инспекторы капитан Рузил Заһидуллин һәркемгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында сөйләде, бу проблемага игътибарны юнәлтте. Моны раслап, видеороликлар күрсәтте, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Шулай ук балаларны реабилитацияләү мәсьәләләре буенча да фикер алышу узды, белгечләр киңәшләре тәкъдим ителде.